Accessibility links

чәршәмбе, 24 май 2017, Казан вакыты 09:21

Таиланд сайлавында элекке премьер партиясе алда


Таиландта фетнә нәтиҗәсендә хакимияттән төшерелгән элекке премьер-министр Таксин Шинаватра тарафдарлары фетнәдән соңгы беренче сайлауда, беренчел нәтиҗәләргә караганда, иң күп тавыш җыйган, әмма алар парламентта күпчелек була алмыячак диелә.
Үзәк сайлау комиссиясе әйтүенчә, тавышларның 80-ләп процентын санау нәтиҗәләренә караганда, Таксин яклы Халык Көче Фиркасы Парламентның 480 урынлы түбән пулатында 230 урын алачак.
Таксин 2006 елның сентябрендә тыныч фетнә нәтиҗәсендә хакимияттән төшерелгән иде.
Халык Көче Фиркасы сайлау алды көрәшендә Лондонга сыенган Таксинны хакимияткә кайтарачагын әйтеп килде.

XS
SM
MD
LG