Accessibility links

Кайнар хәбәр

Теркәү хезмәтенә яңа җитәкче билгеләнде


Федераль теркәү хезмәтенең Башкортстан идарәсенә яңа баш билгеләнде.


Бу турыда республика Президенты Мортаза Рәхимовка Федераль теркәү хезмәте башы урынбасары Юрий Бородин хәбәр итте. Ул моңа кадәр әлеге вазыйфаны алып баручы Олег Козыревның яңа вазыйфага күчерелүе сәбәпле, бу урынга Петр Галунов билгеләнүен хәбәр итте. Шуңа игътибар итегез — бу турыда федераль хезмәт җитәкчесе республика башын билгелелеккә генә куйды, вазыйфага билгеләү Мортаза Рәхимов белән килешеп эшләнмәде. Теркәү хезмәтенең яңа җитәкчесе Ростов өлкәсеннән китерелеп куелды. Әйтергә кирәк, соңгы чорда Башкортстанның Эчке эшләр министры урынбасары һәм салым хезмәте башлары да читтән китереп утыртылдылар, ягъни, республика хакимиятенә “кендекләре ябышкан” кешеләр түгел.
XS
SM
MD
LG