Яңа ел бүләкләр тарату, берникадәр юмартлану чоры. Русия Президенты алдагы елның февраленнән казна исәбенә эшләүчеләргә хезмәт хакын күтәрү юлларын эзләргә күрсәтмә бирсә, Башкортстан Президенты да тик ятмый. Ул күпбалалы гаиләләргә бушлай машина бирү турындагы фәрманына үзгәрешләр кертте. Әгәр моңа кадәр 10 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә бушлай “Газель” микроавтобусы бирелсә, хәзер ул машинаны “нибары” 9 бала тапкан гаиләләр дә алачак.
Башкортстанда мондый бүләккә 22 гаилә лаек булды.
Алименттан качучылар ирекләреннән мәхрүм ителәчәк
Башкортстанда Русиянең мәхкәмә приставлары коллегиясе утырышы узды. Анда салым түләмәүчеләргә каты чаралар күрү юллары каралды. Узган атнада республиканың салым хезмәте салым бурычы булганнарны чик аша үткәрмәү турында карар чыгарган иде. Әйткәндәй, бүген республикада 10 мең кешенең салым бурычы бар. Алар казнага барлыгы 40 миллион сум бурычлы. Аларга салымнарын түләми торып чит илләргә чыгу тыелды. Әлеге бурычлар турында таможня хезмәтенә нәкъ мәхкәмә приставлары хәбәр итте.
Утырышта алименттан качучыларны ирекләреннән мәхрүм итү мәсьәләсе дә тикшерелде һәм хупланып кабул итү өчен Дәүләт думасына җибәрелде.