Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарада Олег Козловскийны яклап акцияләр узган


Бүген Самарада мәҗбүри рәвештә армиягә алынган “Оборона” оппозиция хәрәкәте җитәкчесе Олег Козловскийны яклап каршылык акциясе узды. Берләштерелгән ватандашлар фронтының 15 активисты киемнәренә “Олег Козловскийга - ирек” дигән язулар таккан килеш Самара урамнары буйлап узган.
“Оборона” хәрәкәте мәгълүматларына караганда, Козловский армиягә канунсыз алынган, чөнки ул Мәскәү дәүләт университетының хәрби кафедрасын тәмамлаган.
Саклану министрлыгында бу белдерүләрне кире кагалар һәм яшьләр хәрәкәте вәкиле Козловский инде 1,5 ел хәрби хезмәттән качып йөри дип әйтәләр.
XS
SM
MD
LG