Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бенедикт XVI Раштуа мөрәҗәгатен җиткерде


Раштуа мөрәҗәгатендә Рим папасы Бенедикт 16 илдәге низагъларны бетерү өчен, аерым алганда Гыйрак һәм Әфганстанда - дөнья җитәкчеләренә үзләрендә акыл һәм көч табарга чакырды. Рим папасы милли, дини, сәяси киеренкеле һәм барлык гадел булмаган юнәлешләр күп кенә илләрнең эчке торышын җимерә һәм халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне боза диде. Рим католик чиркәве башлыгы елдагыча Ватикандагы Изге Петр чиркәвеннән меңләгән халыкка Раштуа мөрәҗәгатен җиткерде һәм ул күп кенә илләр телевидениесендә турыдан-туры күрсәтелде.
XS
SM
MD
LG