Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмнәр һәм бәяләр


Яңа ел бәйрәмнәре якынлашып килә. Һәр хуҗабикә табынга нинди ризыклар куярга да, нәрсә пешерергә?- дигән уй белән яши дисәк, һич ялган булмас. Хәзер инде ашамлык, ризыклар бар, ләкин бәяләр дә бер урында гына тормый шул. Берәүнең:
«Без йоклыйбыз, ә менә бәяләр төнлә дә йокламый, әллә күпмегә үсеп куя!», дигәнен дә ишеткәнем бар.
Тик күпчелек милләттәшләребез, Яңа ел, Яңа ел инде ул, үзебез өчен ризыкка акча кызганмыйбыз, дисәләр дә, барыбер санамыйча тотмыйлар акчаларын. Шулай туры килде инде, бүген сезгә Яңа ел табынына куелачак ашамлык рецеплары белән бүлешүче ханымнар икесе дә Мәскәү өлкәсеннән. Әлфия ханым Шәмсетдинова Щелково шәһәреннән, Хәмдия ханым Рамаева - Пушкинодан.
Әлфия ханым:
«Без биш туган һәр ел саен бер туганыбызда җыелышабыз».
Ә менә быел аларның яңа ел бәйрәмен Казанда каршы алырга да сәбәпләре бар икән. Күп еллар буе бәби табарга тырышкан сеңелләренең улы туган. Яңа ел бәйрәмендә бәби туе да уздырачаклар.
Буа районыннан әнине дә алып киләбез, ди Әлфия ханым.
Ә инде бәйрәм табынында ниләр булачак дигәнгә ул:
Әлбәттә үзебезнең ашлар - пәрәмәч, өчпочмак, гөбәдия!- диде.
Әлфия ханымның үзе уйлап тапкан салаты да бар икән. Ә менә ул салатның бәясе башка елларга караганда байтак гына кыйммәт булачак.
Чөнки май, тавык, йомырка, һәм башка ризыкларның бәяләре артты, ди Әлфия ханым.
Хәмдия ханым Рамаева:
Пушкино шәһәрендә, безнең хәкимият бәяләрне үстерми тотып кала алды, ди.
Олы яшьтәгеләргә СССР заманнарында кебек, бәйрәм пакеты да таратыла икән. Нәкъ искечә - ярма, көнбагыш мае, казылык, шпрот һәм башкалар.
Урысларга аракы да куялар, татар әбиләренә аның урынына конфет шоколадлар бирәләр, ди, Хәмдия ханым.
500 сумлык яңа ел ашамлыклары алачак Пушкино әби-бабайлары. Ә менә Хәмдия ханымның һәр Яңа елга үзенчә пешерә торган бик тәмле ашамлыгы бар икән.
Яңа ел табынында һәрвакыт каз була минем, ди ул.
Казны башта азрак суда пешереп алам. Аннары эченә алма тутырам. Шуннан соң зур итеп җәелгән төче камырга төрәм дә, мичтә пешереп чыгарам, диде Хәмдия ханым.
Ә инде бәяләргә килгәндә, узган ел казны 600 сумга алсам, быел инде 1000 сум түләдем, - диде.
Шулай инде, Яңа еллар, яңа бәяләр дә алып килә. Бәяләрне киметергә хәлебездән килмәсә дә, яңа елда яңа бәяләрне җиңәрлек көч, көч биргән сәләмәтлек, матди як та мулрак булсын иде, дип теләргә генә кала.
XS
SM
MD
LG