Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә 3 русияле азат ителгән


Грузиянең хәрби полициясе узган ялларда Поти шәһәрендә тоткарлаган 3 русиялене иреккә чыгарды.
Грузия-Абхазия чигендәге Русия тынычлык саклаучылар штабында белдерүләренчә, тоткарланганнар килешүне бозган өчен хәрби хезмәттән азат ителгән булганнар. Әмма Русиягә кайтыр урынга алар Ингури елгасы янында иминлек чиген үтеп чыгалар һәм Грузиянең Поти шәһәренә юл алалар. Шунда аларны тоткарлыйлар.
XS
SM
MD
LG