Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы яңа дәреслекләр исемлеген булдырды


Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе яңа мәктәп дәреслекләрен раслады. Алар арасында “Русия тарихы. 1945-2007” дигәне дә бар. “Независимая газета” язуынча, бу дәреслек Александр Филлиповның шау-шу тудырган "Укытучылар өчен китабы" нигезендә президент хакимияте кушуы белән эшләнгән. Дәреслектән Сталин репрессияләренә уңай бәя биргән сүзләр төшерелеп калдырылган, әмма авторлар олигархларны һәм Грузияне каралтып күрсәтә, шулай ук губернаторлар сайлау системасын үзгәртүне һәм Михаил Ходорковскийны кулга алуны уңай бәяләп яза.
XS
SM
MD
LG