Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зюганов һәм Жириновский президентлыкка намзәт итеп теркәлгән


Үзәк сайлау комиссиясе Геннадий Зюганов һәм Владимир Жириновскийны 2 мартта узачак Русия президент сайлауларына намзәт итеп теркәде. Коммунистлар һәм ЛДПР җитәкчесе, Парламентка узган сайлаулар нәтиҗәләре нигезендә, үз фиркәләре тарафыннан тәкъдим ителде һәм аларга 2 миллион имза җыю кирәкми. Мондый хокук шулай ук Бердәм Русиядән тәкъдим ителгән Дмитрий Медведевка да бирелгән.
Ә менә үз-үзләрен тәкъдим иткән Михаил Касьянов һәм Андрей Богданов 2 миллион имза җыярга тиеш була. Президентлыкка намзәт исемлеге тулысынча 27 гыйнварда мәгълүм булачак.
XS
SM
MD
LG