БМО вәкилләре Әфганстаннан ике дипломатны җибәрү карары нигезендә, хөкүмәт вәкилләре белән сөйләшүләр алып бара. Дипломатларның берсе – британияле - БМО хезмәткәре, икенчесе – Европа берлегенең бер юнәлешендә эшләүче – ирландияле. Сишәмбе көнне аларга талиблар белән элемтәләр урнаштырдыгыз дип белдерелде һәм Әфганстаннан китү таләп ителде.
БМО вәкилләре монда ңлашылмаучанлык чыккан дип белдерә. Бу ике дипломат чыннан да күптән түгел, Әфганстанның Муса-Кала шәһәрендә булалар. Әлеге шәһәрне талиблар берничә ай үз карамагында тоткан була. Әмма дипломатларның бару максаты – шәһәрдәге төзекләндерү эшләрен җайга салу була.