Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Имеди” телеканалы кабат туктап калырга мөмкин


Грузиянең “Имеди” телевизион каналы яңалыклар тапшыруын чыгарудан баш тартты. "Имеди" җитәкчелеген телекомпания бер-ике атнага үз тапшыруларын туктатып торырга ихтималлыгын әйтә.
Чәршәмбе көнне “Имеди”ның 6 хезмәткәре эштән китү турында белдерде. Алар хәзерге вакытта Грузия президенты вазыйфасына дәгъва кылучы һәм сәясәт белән бәйләнүче Бари Патаркацишвили оештырган мәгълүмат чарасында эшләргә теләмәүләрен әйтә. Моңа кадәр шундый ук сәбәпләр аркасында “Имеди” телекомпаниясеннән 4 журналист киткән иде.
XS
SM
MD
LG