Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә милләтләр йортында очрашу


Корбан бәйрәме узса да бәйрәм ашлары, бәйрәмчә кунакка йөрүләр һәм бәйрәм концертлары дәвам итә Мәскәүдә.

Шушы көннәрдә Мәскәүнең милләтләр йортында татар мәдәнияте көне булды. Дөресен әйткәндә. «Халыклар, мәдәниятләр, гореф- гадәтләр» дип аталган программа кысаларында Мәскәүнең милләтләр йорты татар мәдәни үзәге көнен билгеләп үтте. Ләкин ул очрашуга татар мәдәни үзәге хезмәткәрләре генә түгел, Мәскәүнең күп төрле иҗтимагый оешма вәкилләре дә җыелган иде. Молдовия. Мордовия, Осетия, Болгарстан, Казахстан һәм башка күп төрле оешмалар татар мәдәни үзәге хезмәткәрләренә үзләренең хөрмәтләрен белдереп, һәрберсе дә татарлар турында яхшы сүзләр әйтергә ашыкты. Маҗарлар берлеге һәм фин угор халыклары оешмасы җитәкчесе Алексей Чурсин, «Татарларсыз Русия - эчсез бәлеш кебек» дигән фикерен әйтте. Ә инде Милләтләр йорты директоры урынбасары Борис Мордовин Мәскәү мэры Юрий Луҗковы сүзләрен китереп, Мәскәүдә татарлар саннары буенча икенче урында торган милләт, шәһәр төзүче милләт. Без аларның ихтыяҗларын канәгатъләндерергә тырышабыз, Мәскәүдә хәләл ризык кибетләре дә ачыла башлады, өч ел элек кенә татарларынңы милли үзәге үзләренә кайтарылды. Ә инде мәскәү татарлары арасында күренекле кешеләр-академиклар, галимнәр, табиблар, юристлар бик күп, диде Борис Мордовин.

Очрашуга килүчеләр милләтләр йорты кайгыртуында әзерләнгән чәк-чәк, очпочмак, пәрәмәчләрне авыз иттеләр. Молдовия оешмасы вәкиле Мәдәни үзәк директоры Әнвәр Хөсәеновка татарлар өчен махсус пешерелгән бәлеш тә бүләк итте. Ә инде очрашу Гнесиннар институты аспиранты, әле генә Самарада дөнья баянчылары бәйгесендә беренче урынны яулап кайткан Алабуга егете Илдар Сәләховның баянда татар көйләрен башкаруы белән башланып китте. Тик шунысын да әйтәсе килә. Мәскәүнең милләтләр йорты «Халыклар, мәдәниятләр, гореф гадәтләр» дигән программаны тормышка ашыру өстендә эшләсәләр дә, корбан бәйрәме көннәрендә очрашу татарларга багышланган булса да өстәлләрдә исерткеч эчемлекләре булуы бәйрәм көефен бозды. Һәм очрашуда татар җырлары гына түгел, казак, рус җырлары да яңгырады, рус биюләре башкарылды. Бу хәлне алар, башка оешмаларның татар мәдәни үзәге көнендә үз котлауларын җиткерергә тырышулары дип аңлаттылар. Очрашуда шулай ук Роза Хабибуллина чыгыш ясады. Һәм Наилә Фатехова үзенең әле генә шагыйрь Әхмәт Саттар сүзләренә язган «Мишәрләрем» дигән җырын башкарды.
XS
SM
MD
LG