Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иракның Кут шәһәре янында 11 шыгый үтерелгән


Багдадның көньягындагы Кут шәһәре янында барган операциядә АКШ хәрбиләре 11 сугышчыны юк иткән. Бу хакта бүген Америка хәрби җитәкчелеге хәбәр итте. Аларның мәгълүматларына караганда, үтерелгәннәр элек берничә тапкыр Америка хәрбиләренә ташланган баш күтәрүче шыгыйләр. Бу кешеләр радикал шыгый төркеме җитәкчесе Моктада ас-Сәид ярты елга тынычлык игълан иткәннән соң алардан бүленеп киткән булган.
XS
SM
MD
LG