Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кореяның атом программасы тирәсендәге сөйләшүләр кабат көрчеккә терәлергә мөмкин


Төньяк Кореяның атом программасы тирәсендәге сөйләшүләр кабат көрчеккә килеп терәлергә мөмкин. Көньяк Кореяның тышкы эшләр министры Сон Мин Сун белдерүенчә, Пхеньянның сөйләшүләр алып баручы партнерлары, баетылган уран җитештерү яшертен программасы булырга мөмкинлеге турындагы хәбәрләр борчуга салган.
Элегрәк Төньяк Корея халыкара ярдәм күрсәтелсә, аңа алмаштырып төп атом объектларын ябачагын һәм атом-төш өлкәсендә яңа эшләнмәләр турындагы барлык мәгълүматны әйтәчәген белдергән иде. Әмма соңрак , Пхеньян бер программа турында мәгълүматны бирмәгән дигән хәбәрләр барлыкка килде.
XS
SM
MD
LG