Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безгә Шәймиев не указ", ди Русия хәрбиләре


Татарстан хакимиятләре бүләк иткән телефоннар эзәрлекләүләрдән саклану максатында таратылган иде
Татарстан хакимиятләре бүләк иткән телефоннар эзәрлекләүләрдән саклану максатында таратылган иде

Татарстанның солдатларга телефон таратып, аларны хәрби хезмәттәге "бабайлыктан" саклау чаралары барып чыкмаска мөмкин. Кайбер хәрби җитәкчеләр, Шәймиевыгызның кануны бездә эшләми, дип белдерә һәм Татарстан тараткан телефоннарны солдатлардан тартып ала.

Быел көзге чакырылышта армиягә киткән Татарстан егетләрнең күбесенә, Татарстан хөкүмәте мобил телефоннар биреп җибәргән иде. Хакимиятләр, барлыгы 4 меңләп телефон таратырга вәгъдә итте. Бу телефоннар яшь солдатларга әти-әнисе белән гел элемтәдә тору, кыйнау, кыерсыту булса гаиләсенә, хәрби прокуратурага хәбәр итеп тору өчен бирелде.

Саратов өлкәсе Балашов шәһәрендәге 21369нче хәрби бүлектә андый хәлләр була калса, яшләр моң-зарлары белән бүлешә алмаячак. 19 яшьлек Алабуга егете, Марат Әмирхановның Татарстан хөкүмәте биреп җибәргән мобил телефонын, хәрби бүлекнең җитәкчелеге тартып алган. Аның әнисе әйткәнчә, Маратныкын гына түгел, башка егетләрнең дә телефоннарын җыеп алганнар, ярты елдан соң гына кайтарырга вәгъдә иткәннәр. Марат ул телефоннан хезмәт иткән җиргә барып җиткәнче, берничә тапкыр гына шалтырата алган. Марат Әмирхановның әнисе Мәрзия, бу мәсьәләдә хәрби җитәкчеләрдән аңлатмалар сораган һәм "бездә Шәймиев кануны эшләми" дигән җавап алган.

"Бәлкем ялгыш ишеткәнмен, бәлкем улым сөйләгәнен аңлап җиткермәгәнмен, дип хәрби җәтәкчеләргә шалтыратырга булдым. Хәрби бүлек башлыгына чыга алмадым, штаб җиткәчесен генә тота алдым. Загорняков әфәнде аны борчыган өчен ачуланды. Мин, телефоннарны җыеп алгансыз икән, нинди карарга нигезләнеп эшләдегез моны, дип сорадым. Ул, бу эш саклану министрының фәрманы белән эшләнде, ди. Минем аңардан, нинди номерлы фәрман, кайчан кабул ителгән документ булганын сорарга башыма килмәде. Ул, сезнең Шәймиевыгызга әфәрин, әмма аның кануны бездә эшләми, дип әйтте”- дип искә ала Мәрзия Әмирханова.
Мәрзия икенче бер телефонны да биреп җибәргән булган. Аның хисабына ул акчалар салып бара, әмма шушы җиһаздан малае Алабугадагы өй номерына бик сирәк чыга ала, ди Сарытау өлкәсендә хезмәт итүче Маратның әнисе.

Мәрзия Әмирханова бу мәсьәләдә ярдәм сорап, Казан хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгат иткән булган. Шушы үзәк белән "Азатлык" та элемтәгә керде. Андагы хокук яклаучылар әйткәнчә, Марат белән булган хәл башка хәрби бүлекләрдә дә булган. Мәсәлән, шушы Казан хокук яклау үзәгендә тагын Ульян өлкәсендә хезмәт иткән Артур Сарьяновның телефоны алынуы турында хәбәр килгән. Бу хакта аның әбисе шалтыратып әйткән. Аның оныгы хезмәт иткән бүлектә яңа килгән барлык солдатларның телефоннарын тартып алганнар, дип сөйләгән ул. Казан хокук яклау үзәге башлыгы Игор Шолохов бу хәлләрне болай аңлатты:

Күрәсең, Русия саклану министрлыгы дәрәҗәсендә солдатларга мобил телефон тарату турында килешенгән булса да, бу хактагы фәрман түбәнрәк дәрәҗәгә төшерелмәгән. Офицерлар шундый халык, кушканны эшли, яшерен батырын түгел, кайчакларда кушканны да эшләми. Урыннардагы хәрби бүлекләргә фәрман төшерелмәгән күрәсең, төрле бүләкәрдә бу телефоннарга мөнәсәбәт төрлечә була. Хәрби җитәкчелек армиядәге бабайлык белән көрәшергә уйламый һәм теләми дигән тәэсир кала. Чөнки шушы элемтә булдыру канунсыз мөнәсәбәтләр белән көрәшнең бер өлеше иде”.
Игор Шолохов әйткәнчә, Казан хокук яклау үзәге солдатлар телефоннары тирәсендәге хәлне күзәтеп барырга җыена. Шолоховның әйтүенә караганда, кайбер солдатларның ул телефоннарны сатып җибәрү, алмаштыру, югалту хәлләре дә булырга мөмкин. Әмма аларның телефоннарын кыерсытуларны яшерү максатында җыеп алалар икән, солдат аналары бу хакта Казан хокук яклау үзәгенә хәбәр итсеннәр, ди шушы үзәк башлыгы Игорь Шолохов.
XS
SM
MD
LG