Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Иранга атом-төш ягулыгын кертте


Иран Бушердагы атом электр станциясе өчен Русиядән атом-төш ягулыгының икенчесен алды. Бу хакта Иран массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итте. Аның беренчесе 17 декабрьдә китерелгән иде. Тагын берсе февральдә кертелер дип көтелә.
Киләсе елның җәендә Бушердагы атом электр станциясе инде гамәлгә кертелергә мөмкин. Көнбатыш илләре Русиянең атом-төш ягулыгын Иранга китерү, бу илнең атом-төш коралын булдыруга китерә торган эшләнмәләр ясаудан баш тартырга китерергә мөмкин дип саный.
XS
SM
MD
LG