Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ягулык тармагы кулдан ычкына


Башкортстан үзенең зур юбилеен бик купшы итеп бәйрәм иткән быелгы елда республика хакимиятләренең кәефен төшергән хәлләр дә булды.


Иң борчуга салганы, билгеле ки, Башкортстан ягулык-энергетика тармагының федераль милеккә күчә баруы. Соңгы ике айда бу мәсьәлә тагын да ачыклана төште.

Башкортстан ягулык-энергетика тармагына караган нефть һәм нефть эшкәртүче ширкәтләрнең активлары Русиянең “Роснефть” ширкәте карамагына күчә.

Мәгълүм ки, элекке программаларда да сөйләгәнчә, моңарчы тулысы белән диярлек Башкортстан президентының улы Урал Рәхимов карамагында булган берничә нефть эшкәртү ширкәтен Русия Арбитраж мәхкәмәсе аша кире дәүләт канаты астына кайтару эшләре кызу темплар белән бара. Русиядә президент сайлаулар башланганчы, зур байлык чыганагы булган бу тармак ширкәтләрен Мәскәү тизрәк Башкортстан хакимиятләре кулыннан тартып алу максатына ирешеп килә.

Башкортстан ягулык-энергетика тармагын Мәскәү карамагына кайтару мәсьәләсен караган киләсе Арбитраж мәхкәмә утырышы туып килүче елның башында ук, ягъни 10 гыйнварда ук булачак. Менә шушы хәлләр республика җитәкчелеген нык борчый. Шушы мәсьәләгә мөнәсәбәтне хәтта БР Дәүләт Җыелышы рәисе Констатнтин Толкачев та журналистлар белән очрашуда әйтте. Башкортстан ягулык тармагы республика карамагында калырга тиеш, дигән фикерен әйтте ул.

Башкортстан хакимиятләрен быел янә борчуга салган тагын бер күңелсез хәл, әлбәттә, Русия белән килешү төзи алмау. Русия җитәкчеләре Татарстан белән федераль үзәк арасында төзелгән кебек шартнамә башка бер төбәк белән дә төзелмәячәк, дип кистереп әйтте. Ә бит Башкортстан түрәләре дә андый Килешүне төзергә бик тә теләгән иде.
XS
SM
MD
LG