Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел кәефе арта


Башкортстанда Яңа ел бәйрәме рухы бу атна башыннан ук сизелә башлаган иде инде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Чыршы бәйрәмнәре оештырылса, күп кенә хезмәт коллективларында яңа ел кичәләре үткәрелә.

Рестораннарда, кафеларда очрашып, рәсми булмаган шартларда ял итә, күңел ача ел буе эшләп арыган хезмәткәрләр. Андый кичәләрне тагын да күңеллерәк итү өчен, хәзер хәлле генә оешмалар һәм ширкәтләр киң билгеле артистларны да, яшь сәнгатькәрләрне дә чакыра.

Республика Халык иҗаты үзәге вәкилләре быелгы эшләренә йомгак ясау өчен матбугат очрашуы оештырып алды. Үзәкнең җитәкчесе Заһир Шәяхмәтов сүзләренчә, быелгы ел аеруча җимешле булган.

Республика сәнгать осталары Яңа ел бәйрәме вакытында да тугарылып китеп ял итми, акча суга алар. Җырчылар бу көннәрдә шактый мая туплап кала. Татар һәм башкорт сәнгать йолдызларын төрле оешмалардагы бәйрәмнәргә чакыручылар күп. Хәтта кайбер җырчылар бер кичне берьюлы ике-өч урында булып җыр күчтәнәчләрен өләшергә өлгерә. Танылган җырчылар Айдар Галимов, Идрис Газиев, Идрис Кәлимуллин, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, Азамат Тимеров кебек популяр җырчыларга бу көннәрдә аеруча ихтыяҗ зур икән. Җырчы Идрис Кәлимуллин җитәкләгән “Сәйяр” татар эстрада театры бу көннәрдә хәтта Чыршы бәйрәмнәре үткәрүгә белдерүләр дә бирде. Идрис Кәлимуллин үзе Кыш бабай булып халык күңелен ача.

Яңа елны каршылаганда – 31 декабрь кичендә Уфаның кайбер мәйданнарында шулай ук тамашалар була. Иң мавыктыргыч тамаша, һәр елдагыча, башкала үзәгендәге Ленин мәйданында булачак. Анда башта Кыш бабайлар бәйгесе, аннан соң һәвәскәр артистлар чыгышлары була. Ә кичке унбердән төнге икегә кадәр танылган җырчылар һәм музыкантлар бәйрәм кәефен арттыра. Бәйрәмгә ноктаны озакка сузылган бәйрәм салюты куячак икән.
XS
SM
MD
LG