Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстанда рәсми рәвештә президент сайлауларында Ислам Кәримовның җиңүе хәбәр ителде


Үзбәкстанда рәсми рәвештә президент сайлауларында Ислам Кәримовның җиңүе хәбәр ителде. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, ул 88 проценттан артык тавыш җыйган. Узган якшәмбедә үткән сайлауда халыкның 90 проценты катнашкан.
Оппозиция вәкилләре һәм хокук яклаучылар сайлаулар гадел узмады дип белдерә.
18 ел идарә иткән Кәримовның президент булачагында беркем шикләнмәгән иде. Аның көндәшләре халыкка аз билгеле һәм Кәримов юнәлешен яклаган кешеләр булды.
Сайлауларга чит ил журналистлары кертелмәде.


XS
SM
MD
LG