Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты буларга теләүчеләр саны инде артмаячак


Русия президенты сайлауларында 5 намзәт катнашачак һәм аларның саны инде артмаячак, дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Николай Конкин.
Үзәк сайлау комиссиясе бүген рәсми рәвештә Уң көчләр Берлеге җитәкчесе Борис Немцовның намзәт булудан баш тартуын раслады. Хәзерге вакытта Русия президенты булырга 5 намзәт дәгъва кыла. Аларның өчесе фиркәләр тарафыннан тәкъдим ителгән – Дмитрий Медведев, Геннадий Зюганов һәм Владимир Жириновский.
Моннан тыш тагын үз-үзләрен тәкъдим иткән Михаил Касьянов һәм Андрей Богданов бар. Аларга әле 2 миллион имза җыю кирәк.
XS
SM
MD
LG