Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстин идарәсе кораллы төркемнәрне тыя


Фәләстин автономияседә барлык кораллы төркемнәр канунсыз саналачак. Бу хакта Фәләстин тавышы радиосыннан эчке эшләр министры Гәбделразак Әл Яхья белдерде. Канунсыз саналганнар исемлегенә “Фатх” фиркәсенең хәрби канаты да кертелгән.
“Фатх” төркменең лидеры булып автономия җитәкчесе Мәхмүд Габбас тора.
Израильдә бу яңалыкны Габбас хакимиятенең халыкара таләпләргә нигезләнеп, террор төркемнәргә каршы башланган көрәше дип кабул иттеләр. Җомга төнендә фәләстин хезмәтләре террорлыкта шикләнелгән ХАМАС төркеменең 14 активистын кулга алдылар.
Израиль фәләстин җитәкчелеге үз җирлегендә террорга нокта куймыйча бернинди килешләүләр турында сүз дә булмаячак дип һәрдаим әйтеп килде.
Күптән түгел Израиль һәм Габбас хакимияте Якын Көнчыгыш низагын җайга салу турында солых сөйләшүләре башладылар.
XS
SM
MD
LG