Accessibility links

Тифлистә оппозиция вәкилләренең урам җыены узды


Шимбә көнне Тифлистә оппозиция вәкилләренең урам җыены узды. Алар 5нче гыйнварда узачак президент сайлауларында хәрәмләшүләр булыр дип шикләнә. Оппозиция лидерлары хәрәмләшүләр булса, яңа инкыйлаб белән янадылар. Акциядән соң оппозиция вәкилләре Руставели мәйданы буйлап уздылар. Президент вазыйфаларын башкаручы Нино Бурҗанадзе грузин хакимиятләре тыныч акцияләр узуга каршы түгел дип белдерде.
XS
SM
MD
LG