Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә яңа төбәк барлыкка килде


Мәскәү – Бүген Русиядә яңа төбәк барлыкка килде – эреләндерелгән Иркутский өлкәсе. Уст-Ордын Бурят автоном бүлгесе Иркутский өлкәсе белән берләштерелеп юкка чыгачак. Шулай итеп, бүгеннән башлап Русиядә төбәкләр саны 84кә кала.

Бу ике төбәкне берләштерү мәсьәләсе 2005 елда үткән референдумда хәл ителгән иде. Бер ел эчендә яңа төбәкнең хакимияте төзелергә тиеш. Җирле сайлау октябрь аена билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG