Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО җитәкчесе Косово мәсьәләсен чишергә чакыра


Нью-Йорк – Берләшкән Милләтләр генераль секретаре Пан Ги Мун, Косово мәсьәләсе тиз арада хәл ителмәсә, БМОның анда берничә ел буена башкарган эше юкка чыгарга мөмкин, дип белдерде. БМОның Иминлек Шурасына юллаган хисабында Ги Мун, Косоводагы тотрыксызлык бар төбәккә таралырга мөмкин, дип кисәтте.

Косово бәйсезлек таләп итә, Сербия моны кире кага. Белград белән Приштина арасында 2 елдан артык барган сөйләшүләр нәтиҗә бирмәде. Хәзер Косово албаннары бәйсезлекне берьяклы игълан итәчәкләрен белдерә.
XS
SM
MD
LG