Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергиев Посадта мөселманнарның гыйбадәт йортына һөҗүм ясалган


Сергиев Посад – Мәскәү өлкәсенең бу шәһәрендә 1 гыйнвар көнне мөселманнарның гыйбадәт йортына һөҗүм ясалган. Мәскәү өлкәсе имам-мөхтәсибе Арслан Садриев сүзләренчә, билгесез кешеләр анда янучан матдә тутырылган шешәләр ташлап киткән. Кешеләргә зыян килмәгән, ләкин бинага шактый зыян китерелгән. Шулай ук, бер машина эштән чыгарылган. Милиция, иртән иртүк чакырылса да, килмәгән.

Бу инде беренче һөҗүм түгел. 2005 елда Садриев такырбашлар тарафыннан кыйналды. 2007 елда Сергиев Посадтагы гыйбадәт йортына ике һөҗүм ясалды.

XS
SM
MD
LG