Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә


Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә.

Яллар 9нчы гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Мәктәпләрдә укулар 14нче гыйнвар башланачак.

Яңа ел ниндидер зур вакыйгаларсыз башланып китте. Ике көндә барлыгы 23 янгын булган, шуларда 7 кеше янып үлгән. Янгынга эчкән килеш тәмәке тарту сәбәпче булган. Яңа елда шундый янып үлүләр хәзер даими хәлгә әйләнде, ягъни традициягә кереп бара. Русиядә яңа ел Гаилә елы дип игълан ителде, Башкортстанда исә әлегә игълан ителмәгән. Республика Президенты илдә Гаилә елы дип игълан итү уңаеннан:“Башкортстанда социаль өлкәгә, гаиләгә һәм сәламәтлеккә зур игътибар бирелә”, — дип белдерде. Президент демографиянең проблема булуын да әйтеп, көн дә эчке эшләр министры Рафаэль Диваевның үзенә хисап биреп торуын әйтте. Аның сүзләренчә, бер елда уртача 46 000 кеше туса, 65 000 кеше вафат була. Тәүлегенә уртача 2-3 кешене үтерәләр, 7-8 кеше янып үлә.

Яңа елга дефицит казна белән кердек. Быел керемнәр 70,745 милллиард сум, чыгымнар 75,9 миллиард сум. Инде бәяләр дә сикерә башлады. Ел башы белән трамвай-троллейбусларда йөрүгә хакларны арттырдылар. Хәзер билет бәяләре 7 сум тора.

Узган елда бәяләр сикерүгә килгәндә, инфляция 11% тәшкил иткән. Ел барышында икмәккә бәяләр 18% , сөткә 25% , көнбагыш маена 60% , сырга 76% сикергән. Аналитиклар яңа елга да инфляция күләмен шул дәрәҗәдә булыр дип фаразлый.
Халык авызы иҗаты фаразларына караганда, быел кыш суык, җәй җылы киләчәк. Иген уңачак, иминлек, туклык елы булачак. Шулай дип Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы галиме, фольклор белгече Илдус Фазлетдинов белдерде.
XS
SM
MD
LG