Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актер Александр Абдулов вафат булды


Мәскәү--Русиянең танылган актеры Александр Абдулов вафат булды. Узган елның көзендә Израиль табиблары аның үпкәсендә яман шеш тапкан иде.

Александр Абдуловка 54 яшь иде.Тамашачылар аны кино һәм театрда башкарган роле аша белә иде. Актер белән хушлашу 5 гыйнвар көнне Ленком театрында үтәчәк. Бу театрда ул 30 елдан артык эшләде.
XS
SM
MD
LG