Accessibility links

Грузия миллиардеры президентлык дәгъвасыннан чигенми


Тифлис-- Грузия миллиардеры Бәдри Патаркацишвили президент сайлавында катнашудан баш тартмаячагын белдерде. Элегрәк оппозиция җитәкчеләре аны да, президент Михаил Саакашвилины да сайлауда катнашудан баш тартырга чакырган иде.Патаркацишвили башта бу адымга барырга әзерлеген әйткән иде.

Сайлау алды кампаниясе вакытында хакимият Патаркацишвили фетнә оештыру ниятендә, ә Патаркацишвили-- хакимиятне аны үтерү ниятендә гаепләде.

Грузиядә президент сайлавы 5 гыйнварда үтәчәк.
XS
SM
MD
LG