Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Петербурда Үзбәкстан ватандашлары үтерелгән


Чәршәмбе кич милициягә Мәскәүнең төньягында бер кешегә һөҗүм ясалу турында хәбәр килгән. Зыян күрүче 19 яшьлек Үзбәкстан ватандашы "ашыгыч ярдәм" машинасында җан биргән. Бу турыда милиция мәгълүматына таянып, "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.

Шулай ук чәршәмбе кичендә Петербурда тагын бер Үзбәкстан ватандашы үтерелгән. Ул Комендант проспектындагы бер өйнең ишек төбендә үле килеш табылган. Тикшерү бара дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG