Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дакар узышы быел үткәрелмәячәк


Париж -- Оештыручылар әйтүенчә, бу карар иминлек күзлегеннән чыгып кабул ителгән. Күптән түгел, Мавританиядә дүрт француз туристы үтерелгәннән соң, Франция хөкүмәте үз ватандашларына анда бармаска киңәш иткән иде.

Дакар узышы 5 гыйнвар, шимбә көнне Португалия башкаласы Лиссабонда башланып, 20 гыйнварда Сенегал башкаласы Дакарда тәмамланырга тиеш иде. Ярышның бер өлешен Мавританиядә үткәрү каралган иде.
XS
SM
MD
LG