Вашингтон -- Узган төндә Американың Айова штатында демократ һәм республикан партияләре ноябрь аенда үтәчәк президент сайлавына намзәтләр билгеләү өчен тавыш бирүләр үткәрде.
Республиканнар арасында иң күп тавышны элекке Арканзас губернаторы Майк Һакаби җыйды. Демократлар арасында Барак Обама җиңде. Ул элекке сенатор Джон Эдвардс һәм Һиллари Клинтоннан күбрәк тавыш җыйды.
"Сез Америка 2008 елда башкара алачак эшне башкардыгыз. Мәктәп һәи чиркәү, кечкенә һәм зур шәһәрләрдә, сез бер халык, бердәм милләт булып, үзгәрешләр өчен вакыт җиткәнен әйттегез", - диде Барак Обама.
Киләсе сишәмбедә нәкъ шундый тавыш бирүләр Нью-Һэмпшир штатында үтәчәк. Илнең барлык 50 штатында үткән тавыш бирүләр нәтиҗәсендә, президентлыкка ике намзәт билгеләнәчәк.