Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә сайлау: төшкә кадәр 16% тавыш бирелгән


Тифлис - Грузиядә вакытыннан алда президент сайлавы үтә. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматләренә караганда, көндезге сәгать 12гә ил буйлап халыкның 16% тавыш биргән. Оппозиция илнең кайбер төбәкләрендә сайлау тәртибенең бозылуы турында белдерде. Үзәк сайлау комиссиясе бу хәбәрне кире какмады. Грузия президенты булыр өчен 7 намзәт көрәшә. Төп кәндәшләр - хәзерге президент Михаил Саакашвили һәм оппозициянең бердәм намзәте Леван Гачечиладзе.
XS
SM
MD
LG