Accessibility links

Иранда үлем җәзалары артты


Тәһран - Хокук яклаучылар Иранда үлем җәзаларының артуына борчылу белдерә. Нобель тынычлык бүләге иясе Ширин Эбади аеруча 2 гыйнвар гамәлгә куелган җәза турында чаң кага. Тәһран төрмәсендә ирен үтергәне өчен 27 яшьлек хатын-кыз асып үтерелгән. Яңа елның беренче көннәрендә Иранда инде 14 кешегә үлем җәзасы гамәлгә куелган. Узган ел илдә 298 кеше үтерелгән иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG