Accessibility links

Бһутто үлемен тикшерүне БМОдан сораячаклар


Карачи - Беназир Бһутто җитәкләгән Пакыстан Халык партиясе, киләсе айда үтәчәк парламент сайлавында җиңеп хөкүмәт төзи алса, юлбашчыларының үлемен тикшерүне сорап БМОга мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Фирка рәсмие Фәрхатулла Бабар, хөкүмәтнең хәлләрне аңлатуы "көн саен үзгәрә бара", диде.

Бүген кич АКШ телевидениясендә "60 минут" исемле тапшыруда президент Пәрвәз Мөшәррәф белән әңгәмә күрсәтеләчәк. Анда ул, Бһуттога аткан булсалар да, үз үлемендә ул үзе гаепле, дигән. Башта исә Мөшәррәф хөкүмәте, Бһуттога атмадылар, ул 27 декабрь көнне интихарчы һөҗүме вакытында башын машина кырыена бәреп һәлак булды, дигән иде.
XS
SM
MD
LG