Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Раштуа белән котлады


Казан - Татарстан президенты Минтимер Шәймиев православие динендәге татарстанлыларга Раштуа бәйрәме белән котлавын күндерде.

"Барлык традицион конфессияләр әхлакый үсештә һәм җәмгыятьтәге иң күркәм сыйфатларны буыннан-буынга күчерүдә һәрчак гаиләгә таяна. Узган Хәйрия елында үсеш алган шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек традицияләренең Гаилә елы дип игълан ителгән Яңа 2008 елда да дәвам итәчәгенә ышанам." диелгән Татарстан президенты котлавында.
XS
SM
MD
LG