Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда бәрелешләрдә тыныч халык үлгән


Әфганстанның көньягында НАТО хәрби хезмәтләренең талиблар белән бәрелешендә, ике тыныч халык үлгән һәм 5се төрле җәрәхәтләр алган.

Бәрелешләр җомга көнне үк булса да, зыян күрүчеләр турында дүшәмбе генә хәбәр ителде.

Сугышчылар хәрбиләр бара торган юлга бомба куйганнар. Хәрбиләр үз чиратында җавап итеп ут ачканнар.
Үлүче һәм җәрәхәт алучылар арасында 4се балалар.

Әфганстандагы НАТО идарәсә бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

XS
SM
MD
LG