Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ничек итеп бер кеше нефть бәясен күтәргән...


Нефть бәясе нәрсәгә бәйле?
Нефть бәясе нәрсәгә бәйле?

Глобаль дөньяда аерым бер кешенең гамәле бар дөнья икътисадын тетрәндерә ала. Узган атнада шуның бер мисалы булды.


Берничә көн элек дөнья бер "тылсымлы" чикне үтеп алды - бер мичкә (баррель) нефть бәясе 100 долларга җитте. Бу шунда ук бар финанс базарларга нык тәэсир итте, мисал өчен, американ доллары янә кыйммәтен югалта башлады.

Баксаң, шушы вакыйга аерым бер шәхескә бәйле икән - аны үз исемен тарихка кертү өчен Ричард Аренс дигән бер кеше эшләгән. Үзенә зыянга булса да ул узган чәршәмбедә, Нью-Йорк чимал базарында 1000 мичкә нефть өчен 100 мең доллар тәкъдим иткән булган. Бөтен дөньяны хафага салганнан соң ул шыпырт кына шул алган нефтьне арзанракка сатып үзенә зыян ясаса да, максатына ирешкән. Аның исеме тарихка кереп калды, дип яза Франс-Пресс агентлыгы. Соңрак нефть бәясе төшсә дә, Аренс бер мичкәне 100 долларга алучы беренче кеше санала хәзер.

Белгечләр фикеренчә, нефть бәяләренең артуы сәбәбе – аңа ихтыяҗ артуы. Кытай һәм Һиндстанда үсә барган икътисад күбрәк ягулык таләп итә. Нефть чыгаручы илләргә исә җитәрлек инвестиция салынмый. Шуңа күрә соңгы 5 елда нефть хаклары 4 мәртәбә арткан.

Дүшәмбедә (8 гыйнварда) Нью-Йорк базарында нефтьнең бер мичкәсе якынча 97 долларга сатылды.



XS
SM
MD
LG