Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кениядә оппозиция каршылык акциясе булмаячагын белдерде


Сишәмбе көнгә билгеләнгән гомуми каршылык акцияләрен Кениядәге оппозиция булмаячагын әйтте.

Оппозиция башлыгы Райла Одинга белдерүенчә, президент сайлавы нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, илдә туган кризисны тыныч хәл итүгә мөмкинлек бирү өчен ул шундый карарга килгән.

Сайлауда хәзерге президент Мваи Кибаки җиңүче дип игълан ителгән иде. Оппозициядән намзәт Райла Одинга, үзеннән җиңүне урладылар дип белдерде.

Соңгы ике атнда барган тәртипсезлекләрдә Кениядә 500ләп кеше үлгән, 250 меңләбе качакларга әверелгән.
XS
SM
MD
LG