Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Израильның Газага энергия бирүен киметүгә каршы


10 хокук яклау оешмасы, Газа сызыгына ягулык һәм электр энергиясен кертүне киметү турындагы карарны үзгәртүне таләп итеп Израильның Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.
Хокук яклаучылар, Югары мәхкәмә, Израиль хөкүмәтен бу катгый карарын үзгәртүне мәҗбүр итәргә тиеш, дип саный. Чөнки бу карар нигезендә, Газа көненә 8 сәгать электрдан мәхрүм.

Хокук яклаучылар фикеренчә, бу киметүләр гуманитар оешмаларның, шул исәптән хастаханәләрнең, су белән тәэмин итү системасының эшенә зыян сала. Ә бу исә халыкара хокукларны бозу булып тора.

Газадагы электр ширкәте җитәкчесе Рафикъ Малиха белдерүенчә, әле күптән түгел булган чираттагы киметүләр нәтиҗәсендә, Газадагы бердәнбер җылылык бирү үзәге – ТЭЦ электр энергиясен 10 процентка азрак җитештерә башлаган.

Әйтергә кирәк, Израиль октябрьдә үз җирлегенә ракета атулары оештырганга җавап итеп, Газа сызыгына ягулык һәм электр энергиясен кертү күләмен киметкән иде. Ә берничә көн элек кенә бу күләмне тагын да киметү турында игълан итте.
XS
SM
MD
LG