Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либанда БМОның тынычлык урнаштыру оешмасыннан ике хәрби яраланган


Либанда Бейруттан көньяккарак шартлау нәтиҗәсендә, БМОның тынычлык урнаштыру оешмасыннан ике хәрби хезмәткәр яраланган. Шартлаткыч алар барган машинада булган.
Яраланган хәрби хезмәткәрләр хастаханәгә озатылган, аларның тормышына куркыныч янамый. Хәзер тикшерү эшләре алып барыла.

XS
SM
MD
LG