Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози элекке фотомодель Бруни белән мөнәсәбәтләренең җитди булуын белдерде


Франция президенты Николя Саркози элекке фотомодель Карла Бруни белән мөнәсәбәтләренең җитди булуын белдерде. Шул ук вакытта матбугат очрашуында “Журналь дю Диманш” газетасы язуынчы өйләнешергә җыенасызмы дигән сорауга җавап итеп, Саркози, туйның көнен билгеләү газета эше түгел диде.
Октябрьдә Саркози үзенең хатыны Сесилия белән аерылды. Соңгы вакытта опоозиция Саркозины илдәге эшләр белән шөгыльләнер урынга Бруни белән мөнәсәбәтләренә күбрәк игътибар бирә дип тәнкыйтьләп килде.
XS
SM
MD
LG