Accessibility links

Мәскәүдә “Газета” басмасының хәбәрчесен кыйнаганнар


Мәскәүдә “Газета” басмасының хәбәрчесе Артем Скоропадскийны кыйнаганнар. Аның сүзләренә караганда, сишәмбегә төндә билгесез бер кеше аңа берничә тапкыр битенә суккан һәм качкан. Скоропадскийның борыны сынган һәм кашы киселгән. “Эхо Москвы” белдерүенчә, журналист аңа хөҗүмнең нәрсә белән бәйле булуын белми.Ул “Башка Русия” оппозиция коалициясе белән бәйле чараларны яктырткан, әмма әлләни мөһим язмалар бирмәгән.

Дүшәмбе көнне билгесез кешеләр “Башка Русия” вәкиле Мария Колядуга хөҗүм ясаганнар иде. Коалициядә исә аның сәбәләрен Парламентка булган сайлау нәтиҗәләрен инкарь итеп уздырылган каршылык акциясендә катнашу белән бәйле, дип саный.
XS
SM
MD
LG