Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Саакашвили Грузиядәге сайлауларда җиңүче итеп игълан ителде


Михаил Саакашвили Грузиядәге президент сайлауларында җиңүче итеп игълан ителде. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Леван Тархнишвили белдерүенчә, ул соңгы күрсәткечләр нигезендә 52,2 процент тавыш җыйган. Оппозициядән нәмзәт Леван Гачечиладзе 25 проценттан күбрәк тавыш алган.

Хәзергә тагын 30 сайлау бүлегендәге бюлетеньннәрне саныйсы калган. Тархнишвили белдерүенчә, ул саннар инде сайлау нәтиҗәсенә әлләни йогынты ясамыячак.


XS
SM
MD
LG