Accessibility links

Кайнар хәбәр

2007 ел нәтиҗәләре: Омски


2007ел Омски татарлары хәтерендә нинди истәлекле вакыйгалары белән калыр икән? Өлкә үзәгендә яшәүчеләр мөгаен Сабантуй бәйрәмен искә төшерерләр. Омскида татарлар узган елда Сабантуйларны хәмерсез бәйрәм иттеләр, киләчәктә бу гадәт гамәлгә керерме?


Кайбер өлкәннәр хәтерләвенчә, 1941 елдан бирле шәһәрдә милли бәйрәмебез булмаган. Сабантуйның хәмерсез үткәрелүе дә халыкның хәтерендә калыр. Соңыннан өлкә мәгълүмат чаралары хәтта “Татарлар ничек аек баштан бәйрәм итәргә мөмкин булуын күрсәттеләр” дип язып чыктылар. Киләчәктә бәлки барлык Сабантуйларда да Омскидагы кебек хәмерсез бәйрәм итүне гамәлгә кертерләр.

Өлкәбездә татарларның милли ихтияҗларын канәгатьләндерү өстендә 2007 елда да милли оешмалар даими эшләп килде. Тара, Тевриз, Колосовка, Усть-Ишем районнарында һәм Омскида эшләүче оешмаларның эшчәнлеге шактый актив булды. Омски өлкәсендә тагы бер татар үзәге барлыкка килде – Большеречье районының Үләнкүл авылында район татар мәдәният үзәге рәсми теркәлеп эшли башлады. Авыл хакимияте бинасында аңа аерым бүлмә бирелде. Әлеге үзәк өлкә күләмендә үткәрелгән күп кенә чараларда катнашты һәм үзен лаеклы итеп күрсәтә алды.
18 еллыгын билгеләп үткән “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле 2007 елда да уңышлы эшләп килде. Ансамбльнең үзешчәннәре Семипалатинскида “Көзге Иртеш моңнары”, Новосибирски шәһәрендә “Себер йолдызлары” татар сәнгате фестивальләрендә төрле номинацияләрдә һәм өлкә күләмендә уздырылган татар җыры конкурсында катнашып, призлы урыннар яуладылар.
“Умырзая” һәм “Өмет”коллективлары җитәкчесе, милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Гафия Алеева сүзләренчә, хәзер ансамбльгә яшьләр күп йөри, “Өмет” студиясенә йөрүче балаларның үсеп җиткәннәрен “Умырзая”га күчерәләр, алмаш үсеп тора.
Без шәһәр халкын, өлкә халкын уятырга тиешбез, мөхтәрият эше белән. Мөхтәриятнең эше концертлар кую гына түгел, җыр ул яхшы, телгә дә өйрәтә, татарлыкны да оныттырмый. Балаларны телгә өйрәтергә тиешбез, әдәбият, тарих дәресләре булырга тиеш, танылган милләттәшләребезне белсеннәр. Концертларыбыз да безнең тәрбия рәвешендә үтә, -дип сөйли Гафия Алеева.
2007 елда, бер ел тукталып торганнан соң, өлкә дәүләт телерадио ширкатендә яңгырый торган “Сәлам” радиотапшыруы кабат эфирга чыга башлады. Тапшыру күпсанлы тыңлаучыларның мөрәҗәгатьләреннән соң губернатор фәрманы белән тергезелде.
4 ел дәвамында нәшер ителеп килгән “Татар дөньясы” газетасы да даими чыгарылып торды. Шунсы игътибарга лаек – газетаның күпчелек материаллары җирле, ә ике бите махсус дини темаларга багышланды.
Авыллар тормышында да игътибарга лаек вакыйгалар булып узды. Большеречье районы Яланкүл авылының 580 еллыгы билгеләнеп үтте. Шул ук районның Үләнкүл авылында район күләмендә җыр бәйгесе үткәрелде, Тара районының Ишәй авылында каз өмәсе бәйрәме оештырылды.

Мәгариф өлкәсенә килгәндә, 2007 елда санлыанлы педагогия коллиятендә татар теле укытучылары әзерләүче төркемдә беренче чыгарылыш булды. 5 студент кыз башлангыч класс һәм татар теле укытучысы дипломына ия булдылар. Дөрес, әлегә аларның берсе дә татар теле укытучысы булып эшләми.

2007 елда 22 авыл мәктәбендә балалар туган телебезне өйрәнделәр. Әмма шунсы гына аяныч, күп мәктәпләрдә татар теле факультатив рәвештә генә укытылды.
Омски һәм Тара шәһәрләрендә яшәүче балаларга да туган телләрен өйрәнү мөмкинлеге булдырылды. Омскиның Кызыл Гвардия мәдәният сараенда, Тараның балалар һәм яшүсмерләр үзәге каршында татар теле факультативлары эшләде.
Өлкәдә яшәүче халкыбыз арасында дингә кайтучылар саны артканнан арта бара. Дини бәйрәмнәр дә елдан ел күләмлерәк үтә. Яңа мәчетләр саны да арта бара. 2007 елда Колосовка район үзәгендә хакимият бинасын мәчет итеп төзекләндерү эше алып барылды. Инде төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, тиз көннәрдә мәчетне ачу тантанасы булачак. Шундый эш-мәшәкатьләр белән яшәделәр Омски татарлары 2007 елда.
XS
SM
MD
LG