Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарпан хыялы


Башкортстан галимнәре тарпаннарны кайтарырга өмет итә. Тарпан — кайчандыр Көньяк Уралда яшәгән кыргый атлар. Соңгы тарпаннар 19-нчы гасырның 70-нче елларында үлеп беткән булган. Башкортстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре башкорт атларыннан генетик сайлап тарпан үстерү белән шөгыльләнә. Әлеге башлангычка Германия, Польша һәм Украина галимнәре дә кушылган. Аларның бу хыялы насыйп булса, Башкортстанда, һәм, бәлки, барлык Европада кыргый атлар барлыкка киләчәк. Алар бездәге кырыс кышларда да үзләренә азык таба алачак.
XS
SM
MD
LG