Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яллар тәмам


Бүген, 9- нчы гыйнвар, Яңа ел яллары тәмамланып, беренче хезмәт көне башланды. Яңа ел Русиядә узган ел ахырында “Гаилә елы” дип игълан ителгән иде. Ниһаять, Башкортстанда да елның нинди булуы мәгълүм булды. Республика Президенты фәрманы белән 2008-нче ел “Гаиләне социаль яклау елы” дип игълан ителде. Моңа кадәр һәр субъект үз елын игълан итә иде. Узган ел Башкортстанда “Төзекләндерү елы” булды. Татарстанда “Хәйрия елы” иде. Быел Татарстанда да үз елларын игълан итми Русиядә игълан ителгәненә кушылдылар. Башкортстанда исә 2003-нче елда “Гаилә елы” узу сәбәпле, быелгысы берникадәр исемен үзгәртеп “Гаиләне социаль яклау” елы дип аталды. Елны уздыру буенча программа 30-нчы гыйнварга кадәр эшләнеп бетәчәк.
XS
SM
MD
LG