Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда ике милиция хезмәткәре 7 елга хөкем ителгән


Оренбурда кулга алынган кешене кыйнап үтергәннәре өчен ике милиция хезмәткәрен 7 елга хөкем иттеләр. 2005нче елның декабрендә майор Валерий Прытков һәм өлкән сержант Сергей Абрашин үзләре тоткарлаган Василий Лямовны кыйнап Богырыслан эчке эшләр бүлеге идәнендә калдыра.

Милиционерлар ашыгыч ярдәм машинасын бары берничә сәгатьтән соң чакыра, әмма табиблар инде аның үлгән булуын әйтә.

Медицина тикшерүләре Лямовта бик күп җәрәхәтләр булуын әйтә. Милиционерлар кыйнавы нәтиҗәсендә, аның миенә кан китә, кан тамырлары эзелә һәм башка күп кенә җәрәхәтләр барлыкка килә. Башта милиция хезмәткәрләре билгесез мәет табылганга сылтап бу эшне йоммакчы булганнар, әмма тикшерүләргә хокук яклаучылар кушылгач милиционерларга карата җинаять эше кузгатыла.

XS
SM
MD
LG