Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ хөкүмәте атом электр станцияләре төзүгә рөхсәт бирде


Британ хөкүмәте яңа атом электр станцияләре төзүгә рөхсәт бирде. Министрлар кабинеты вәкиле Джон Хэттон атом электр станциясе ул – экологик яктан чиста һәм энергиянең имин чыганагы, дип белдерде, парламентта.

Хәзерге вакытта Британия атом электр станциясе 20 процентка якын электр энергиясе җитештерә. Ләкин 2023нче елга аларның күбесе ябылырга тиеш. Яңалары исә хосусый энергетик ширкәтьләр акчасына төзелергә тиеш.

Яңа атом электр станцияләрен төзү карары нефтькә бәяләр арта бару сәясәте белән бәйле.

XS
SM
MD
LG