Accessibility links

Хакимият башлыклары “оча” башлады


Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, яңа елның беренче эш көннәрендә үк, Башкортстандагы хакимият башлыклары җылы кәнәфиләреннән колак кага башлады. Беренче булып бу ачы язмышка республикадагы иң зур шәһәрләрнең берсе- Салават шәһәре хакимияте башлыгы Геннадий Паршиков дучар ителде.
Геннадий Паршиков иң зур сәнәгать ширкәтләренең берсе – “Салаватнефтеоргсинтез” урнашкан бу шәһәргә өч ел чамасы элек кенә билгеләнгән иде. Аның әле вазыйфасыннан алынуын, күп очрактагыча, рәсми төстә, үз гаризасы нигезендә, дип хәбәр иттеләр. Әмма моның алай гына булмаганлыгы атнакич көнне ачыкланды. Шул көнне республика хөкүмәте башлыгы Рафаэль Байдәүләтов белән Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев, Салават шәһәренә барып, анда хакимият башлыгы вазыйфасына яңа кешене тәкъдим итте. Менә шундагы җыелышта Рафаэль Байдәүләтов элекке хакимнең эшендәге кимчелекләрен тәнкыйть утына тотты.
Салават шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфаларын хәзер вакытлыча Хәлил Рәхимов башкарачак. Нәкъ менә аны тәкъдим итте Уфадан барган җитәкчеләр. Хәер, Хәлил Рәхимов үзе дә Уфадан барган кеше булды. Элек “Салаватнефтеоргсинтез” ширкәтендә байтак еллар эшләгән булса да, соңгы вакытта Башкортстанның сәнәгать министры урынбасары вазыйфаларын башкарган ул.
Киң җәмәгатьчелек хәзер бер сорау белән башын вата – Салават шәһәренең яңа башлыгы Хәлил Рәхимов республика президенты Мортаза Рәхимовка кем туры килә икән, туганымы, әллә фамилиядәше генәме?
XS
SM
MD
LG