Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт канунына 90 ел


Садри Максуди тарафыннан Милли Мәдәни Мөхтәрият кануны язылуына 16 гыйнварда 90 ел тула. Канун 1918 елда Уфада Милләт мәҗлесендә расланган.

Узган 2007 елда, милли мәдәни мөхтәрият кануны язылуның 90 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә күп төрле чаралар уздырылган иде инде. Ул канун 1918 елның гыйнварендә Уфада үткән милләт мәҗлесендә канун буларак раслану алган. Шул ук очрашуда Уфада Милләт мәҗлесе һәм Милли идарә дә төзелгән. Ләкин октябрь инкыйлабыннан соң ул эшләр барысы да таркатылган. Канун язучы Садри Максуди һәм татар милләтенең күренекле әһелләре чит илләргә китәргә мәҗбүр булган. 90-нчы еллар башына кадәр, Милли мәдәни мөхтәриятләр турында яңа канун кабул иткәнгә кадәр, Садри Максуди язган канун өлгесе дә, милләтнең бу эшләре турындагы тарихи язмаларның күбесе хаттә тарихчыларга да мәгълүм булмаган. Шулай итеп, бу елның гыйнварда ул канун кабул итүгә дә 90 ел тулуын искә алырга була. Бу хакта сөйләшүләр, Мәскәүдә Бөтендөнья татар конгресына Төркиядән делегат булып килгән Садри Максудиның оныгы Гүнел Пултар, Садри Максуди язган канунны архивлардан табып алган фәннәр докторы Салават Исхаков белән күрешеп сөйләшүләр, Максудилар нәселеннән булган Хади Максуди оныгы Рөстәм Максуди фатирында булды.
Сөйләшүләрдә шулай ук, узган елда Садри Максудиның вафатына 50 ел тулуы да искә алынды. Бу хакта Гүнел Пултар күп еллар Төркиядә хезмәт итеп, шунда ук вафат булган Садри Максудиның истәлегенә зур очрашу уздырылганын, анда Казан, Мәскәү галимнәре катнашуын да әйтеп узды. Һәм Төркия матбугатында да бу хакта күп төрле мәкәләләр дөнья күрде диде, Гүнел Пултар. «Бөтендөнья татарлары лигасы» җитәкчесе булган Гүнел ханым Конгресска да чыгыш белән килгән булган, ләкин аңар сүз бирергә вакыт җитмәгән конгресс утырышында. Ул үзенең бабасы Садри Максуди һәм аның шәректәшләре, канун язылу тарихын искә алды. Гүнел ханым шулай ук, Садри Максуди язган канун Вакытлы хөкүмәт башлыгы Керинскийга тапшырылган булуын да, һәм аның ул вакыттагы рәсми матбугатта басылырга тиешлеген дә әйтте.
Садри Максуди язган милли мәдәни мөхтәрият кануны бугенге көндә архивлардан табылган. Алай гына да түгел, иң мөһиме, инде яңа заманда кабул ителгән милли мәдәни мөхтәриятләр турындагы канун нигезен тәшкил итүче дә Садри Максуди язган канун. Бу хакта Салават Исхаков ул канунны архивлардан табып алуы турында сөйләде. Садри Максудиның кызы Адилә Айда язган китапны тәрҗемә иткән вакытта тәрҗемәче төрек телендә китапка кертелгән канунны русчага тәрҗемә иткән вакытта, русча варианты да бардыр мөгәен, архивлардан табарсыз бәлки, дип Салават Исхаковка мөрәҗәгатъ иткән булган.
Салават Исхаков, бу документның гади генә архивтан табылуын бер могҗиза, дип саный.
Һәм ул бу хакта башка тарихчылар белән дә уртаклашкан. Инде хәзерге милли мәдәни мөхтәрият канун язуда катнашкан ике татар галиме - берсе -хәзер инде мәрхүм булган Рәис Тозмөхәмәтов һәм Әгъдәс Борһанов Садри Максуди язган кануннан файдаланганнар. 1918 елның гыйнварендә кабул ителгән канун турында Рөстәм Максуди да үз фикерләре белән уртаклашты.
Шулай итеп, милли мәдәни мөхтәрияткә кагылышылы тагын бер датаны искә алдык. Милләт мәҗлесе тарафыннан кабул ителгән. Садри Максуди тарафыннан язылган канунга 2008 елның 16 гыйнварендә 90 ел тула.
XS
SM
MD
LG